news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбәнкамалылар ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр турында кайнар элемтә аша хәбәр итә ала

Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында 70 меңнән артык өлкән буын вәкиле яши

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Шәфкатьлелек» үзәгендә 36-75-49 кайнар элемтә телефоны оештырылган, аның буенча теләсә кайсы кеше караучысыз калган һәм ярдәмгә мохтаҗ ялгыз өлкәннәр турында хәбәр итә ала.

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында 70 меңнән артык өлкән буын вәкиле яши, бу барлык халык санының 25 процентын тәшкил итә. 90 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр — 770 кеше, шуларның икесе — 100 яшьтән өлкәнрәк, ә ике ветеран 100 яшьлек юбилеен октябрьдә билгеләп үтә.

Түбән Камада яшәүче иң өлкән кешегә быел 103 яшь тула.


news_right_1
news_right_2
news_bot