news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына конкурс башланды

Бәйге 17 октябрьдә төгәлләнә.

(Чаллы, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Тукай районында Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына кандидатлардан гаризалар кабул итә башладылар. Бу хакта муниципаль берәмлекнең сайтында хәбәр ителә.

Конкурс 28 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр үткәрелә. Дәгъвачының муниципаль хезмәттә төп яки әйдәп баручы вазифаларда эшләү стажы (ике елдан да ким түгел) булырга, үз белгечлеге буенча дүрт елдан да кимрәк эшләмәскә, идарә итү эшчәнлеге тәҗрибәсе (биш елдан да ким түгел) булырга тиеш.

Кандидатның муниципалитеттагы социаль-икътисади үсеш стратегиясен билгели белүе, шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкару өчен кирәкле эшлекле сыйфатлар һәм күнекмәләргә ия булуы шарт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100