news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның өч вәкиле «Россия лидерлары. Сәясәт» конкурсы финалына чыкты

Республиканың барлык финалистлары — Татарстан Президентының кадрлар резервында төрле елларда катнашучылар.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстаннан өч катнашучы «Россия лидерлары. Сәясәт» конкурсы финалына чыкты. Бу хакта республиканың Дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алар барысы да Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервында төрле еллар катнашучылар», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Финалда Татарстанның Әгерҗе районы җитәкчесе Азат Вәлиев, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Гыйрфанов, шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев җиңү өчен көрәшәчәк.

«Россия лидерлары. Сәясәт» конкурсын Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия — мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган оешма үткәрә. Чара закон чыгару эшчәнлеге һәм вәкиллекле хакимият органнарында эшләү өчен белеме, осталыгы һәм мотивациясе булган иҗтимагый-сәяси лидерларны ачыклау максатыннан үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100