news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераннарына бушлай кәрәзле телефоннар тапшырылачак

Нефтехимиклар шәһәрендә «Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга ярдәм итүче мобиль бригадалар» акциясе башланды.

Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераннарына бушлай кәрәзле телефоннар тапшырылачак
НТР 24

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәрендә һәм районында Бөек Ватан сугышының 29 ветераны мобиль телефон һәм лимитсыз элемтә белән тәэмин ителәчәк. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә.

Нефтехимиклар шәһәрендә «Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга ярдәм итүче мобиль бригадалар» акциясе башланды. Акция вакытында Җиңү волонтерлары ветераннарга бушлай телефоннар таратачак.

Беренчеләрдән булып бүләкне Бөек Ватан сугышы ветераны Гаяз Минһаҗев алды. «Яхшы һәм кирәкле акция. Безгә әйбер түгел, ә игътибар мөһим», — диде ветеран.

Түбән Камада 29 ветеранга телефон тапшырачаклар. Гаджетка кирәкле номерлар кертелгән. Өлкән яшьтәге кешеләр социаль хезмәтләр белән элемтәгә керә һәм медицина ярдәме чакырта ала. Әмма иң мөһиме — Җиңү юбилеена бүләк ветераннарга һәрвакыт үз туганнары белән элемтәдә калырга мөмкинлек бирәчәк.

«Акция кысаларында 11 ветеранга телефон тапшырырга өлгердек инде», — диде Җиңү волонтеры Татьяна Курочкина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100