news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт кемнәргә ике пенсия түләнергә тиеш булуын әйтте

Ике пенсиягә хәрби хезмәткәрләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләре һәм тол хатыннары дәгъва кыла ала.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бер үк вакытта ике пенсия алу мөмкинлеге пенсия белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә каралган. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Ике пенсиягә хәрби хезмәткәрләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләре һәм тол хатыннары дәгъва кыла ала, дип сөйләде «Мусаев һәм партнерлар» бюросы адвокаты Надежда Ермолаева «Прайм» агентлыгына.

Аның сүзләренчә, законда күрсәтелгән очраклар, нигездә, хәрби хезмәткәрләргә кагыла. Әйтик, хәрби травма аркасында инвалид калган кешеләр инвалидлык һәм картлык буенча бер үк вакытта пенсия алу хокукына ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot