Чирмешән районының 90 еллыгын бәйрәм иттеләр

Юбилейга 30 килограммлы бавырсак пешергәннәр.

(Чирмешән, 28 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы оешуга 90 ел тулуны элеккегедән үзгә форматта, ачык һавада билгеләп үттеләр. Чирмешәннең Яшьләр мәйданчыгында 26 сентябрь көнне бер чара икенчесен алмаштырып кына торды.

Яшьләр мәйданчыгында янәшә урнашкан милли өйчекләр дә үзенә ымсындырып тора. Һәркайсында милли ризыклар урын алган. Татар өйчегендә бавырсак, җәймә, гөбәдия, кош теле, эчпочмак ише тәмле ашамлыклар тәкъдим итсәләр, рус өйчегендә тавык бәлеше, йомырка, гөмбә, дөге, балык эчлекле пирожкилар бар, чуваш дуслар төрле пироглар, сало, куас алып килгәннәр, бер кырыйда колмак «үсеп утыра».

 Мордва өйчеге дә үзенчәлекле бизәлгән. Хәтта тавык йомыркасы да пешергәннәр.

«Мондый, тышлы, кабыгында төсе үзгәргән йомыркаларны корымлы мунчада, башка урында да еш кыздырабыз. Табага куеп, әмма су салмыйча», — ди Мордва Афонькәсендә яшәүче Наталья Семкичева.

Без, шөкер, төрле милләт кешеләре, бер-беребезгә кунакка йөрешеп, бер-беребезнең ризыклары белән сыйланып, тату, аңлашып яшибез. Бу зур казаныш, зур байлык.

Юбилей тантанасының рәсми өлешенә старт бирелгәч, сәхнәгә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин чыгып, чирмешәнлеләрне һәм кунакларны олуг дата белән тәбрикләде. Ул дистәләп кешегә бүләкләр, шул исәптән район оешуның 90 еллыгы уңаеннан эшләнгән юбилей медальләре тапшырды.

Казандагы «Чирмешәнлеләр якташлыгы» оешмасы рәисе, Казан сәнгать һөнәрчелеге техникумы директоры Рушания Сәүбанова да бүләкләр алып кайткан, шул исәптән район башлыгына да Рәхмәт хаты, сертификат тапшырды.

Чирмешән (элеккеге исеме Беренче Май) районы 1930 елның 19 августында (кайсыдыр документларда сентябрьдә, диелгән) оешкан. Бүген районда 19 меңгә якын кеше яши.

Һәр бәйрәмнең үзенчәлекле, истә калырлык аерым мизгелләре була. Бүген район оешуга 90 ел тулу хөрмәтенә татар халкының милли ризыгы — 30 килограммлы бавырсак пешергәннәр. Аны Кармыш, Кара Чишмә, Түбән Кәминкә, Югары Чегодай, Югары Кәминкә осталары бик күркәм иткәннәр — бавырсакларын тау кадәр ясап бер подноска өйгәннәр, баллаганнар.