news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен театр студияләре фестивале гала-концерты була

Казанда «Театр - All Inclusive» балалар театр студияләренең республика фестивале уза.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Театр — All Inclusive» балалар театраль студияләре республика фестиваленең гала-концерты була. Биредә конкурста катнашучылар чыгыш ясый һәм җиңүчеләрне бүләклиләр. Бу турыда «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган автономияле оешмасы хәбәр итте.

25 сентябрьдә башланган фестивальдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, төрле төрдәге мәгариф учреждениеләрендә (гомуми белем бирү, коррекцион, балалар интернат-йортлары) белем алучы Татарстан балалары катнаша.

Өч көн дәвамында фестиваль кысаларында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерларыннан, режиссерларыннан мастер-класслар булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100