Татарстанда яңгырлы көннәр дәвам итә

Казанда көндез 14-17 градус, Татарстан буенча 14-18 градус җылы

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада болытлы һава, яңгыр явачак.
Казанда көндез 14-17 градус, Татарстан буенча 14-18 градус җылы тәшкил итәчәк.
30 сентябрьгә каршы төндә республикада болытлы һава, явым-төшем көтелә. 1 градустан 6 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.