15-нче шәһәр хастаханәсендә яңартылган бүлекләр ачыла

Бүген Казанның 1-нче кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсендә капиталь төзәтү эшләреннән соң кабул итү, операция, кардиология һәм кардиореанимация бүлекләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен уңайлы палаталар ачылды

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның 1-нче кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсендә (15-нче шәһәр хастаханәсе) капиталь төзәтү эшләреннән соң кабул итү, операция, кардиология һәм кардиореанимация бүлекләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен уңайлы палаталар ачылды. Хастаханә баш табибы Владимир Беляков һәм Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов яңартылган бүлекләрне журналистларга күрсәтте.
Рамил Әхмәтов сүзләренә караганда, хастаханә Казан халкына кичектергесез ярдәм күрсәтә. Бер көндә бу клиникага йөздән артык кеше мөрәҗәгать итә. Яртысы стационарга яткырыла, яртысы амбулатор шартларда дәвалана. Узган ел хастаханәнең кабул итү бүлегенә 28 мең 466 пациент мөрәҗәгать иткән һәм 15384 кеше амбулатор шартларда дәвалау курсы узган.
Хастаханәгә 2011 елның 6 апрелендә 45 ел тула. Моңа кадәр клиника тузган хәлдә була. Анда инде 25-30 ел капиталь төзәтү эшләре үткәрелми. Әмма соңгы ике елда бу хастаханәгә җитди финанслар күчерелә һәм клиника күзгә күренеп яңара башлый.
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы ассызыклаганча, хастаханәне төзекләндерүгә һәм медицина җиһазлары белән тәэмин итүгә 75 миллион сум акча тотыла. Төзәтү эшләре барышында үзәк керү ишеге һәм пандус, реанимация, операция, диагностика, кабул итү бүлекләре яңартыла. Түбә алыштырыла, ишегалдында яңа асфальт салына.
Хәзерге көндә хастаханә җәрәхәтләрне дәвалау буенча II дәрәҗәдәге үзәк булып санала. Бу программа кысаларында клиника 16-кисемле компьютер томографы, сулыш алу һәм наркоз аппаратлары, күзәтү мониторлары, каталкалар, реанимация өчен заманча караватлар, күчмә рентген аппараты, операция бүлмәләре, УЗИ аппараты һәм башка җиһазлар белән тәэмин ителә.
Операция һәм реанимация бүлекләре Аурупа стандартларына туры килә, дип белдерде Рамил Әхмәтов. Пациентлар сыйфатлы медицина ярдәме ала. Аның сүзләренә караганда, бүген хастаханәнең яңа бинасы төзеләчәк. Шуңа күрә төзәтү эшләре өлешләп үткәрелә. Соңыннан клиника яңа бинага күчәчәк. Яңа бинаны Яңа Савин районында салу планлаштырыла. “Якын киләчәктә шәһәрне ике өлешкә бүлү һәм шунда кичектергесез медицина ярдәмен комплекслы күрсәтү күздә тотыла. Быел клиника травматология һәм ортопедия буенча югары технологик операцияләр үткәрүгә лицензия ала. Хәзерге вакытта табиблар умырткалыкта һәм эре буыннарны алыштыру буенча катлаулы операцияләр үткәрә. Бу турыда Казан мэриясенең рәсми сайты хәбәр итә.