news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә ремонттан соң тимер юл аша күпер ачылды

Күперне ремонтлау өчен республика бюджетыннан 700 млн сум бүлеп бирелгән.

Яшел Үзәндә ремонттан соң тимер юл аша күпер ачылды
http://yashel-uzan.ru/news/yashәesh/zarygyp-ktkn-kper-achyldy

(Яшел Үзән, 28 август, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәндә Новостроительная һәм Озерная урамнарын тоташтыручы, тимер юл аша күпер реконструкцияләү билгеләнгән срокларда тәмамланды һәм бу атнада рәсми рәвештә файдалануга тапшырылды.

Ике ел элек әлеге күпер авария хәлендә булу сәбәпле ябылган иде. Күперне ремонтлау өчен республика бюджетыннан 700 млн сум бүлеп бирелгән.

Яңартылган, металл пролет корылмалары Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында эшләнгән күпергә килгәндә, анда тимер юллар кисешүендә булырга тиешле куркынычсызлыкның барлык таләпләре дә тәэмин ителгән. Биредә югары дәрәҗәдә тотрыклы киртәләр һәм култыксалар урнаштырылган, яктырту цинкланган металл баганаларда җиһазландырылган, күпер асты габариты таләпләргә туры килә.

Юлүткәргеч автотранспортның максималь йөкләнешенә исәпләнгән, янягында, тирә-юньгә тискәре йогынтыны киметү өчен, су туплагычлар ясалган, кырыйларындагы җирләргә үлән чәчелгән. Күпер төзелешендә өч катламнан торган яңа типтагы гидроизоляция кулланылган. Мондый материал системасы металл конструкцияләрне дым үтеп керүдән генә түгел, ә коррозиядән дә озак вакытка саклауны тәэмин итә.

Яңа күпернең ачылу тантанасында Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьевтан кала, Татарстан Премьер-министры урынбасары — ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, «Татарстан Республикасы күперләре» АҖ генераль директоры Ринат Мухьянов һәм башкалар катнашты.

Шәһәр халкы бу юл участогын ачуны бик көтте, чөнки ул тимер юл вокзалына кадәр юлны шактый кыскарта, шулай ук Яшел Үзән сәнәгать зонасында транспорт логистикасы мәсьәләләрен киметә.

Форсаттан файдаланып, күпер төзелешенә зур өлеш керткән биш кешене район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100