news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләдә тәрбияләнүче балаларга укучы портфеле өләште

Бүләкне күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балалар алды.

«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләдә тәрбияләнүче балаларга укучы портфеле өләште
http://dumrt.ru

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» республикакүләм акциясе барышында 30 балага мәктәп портфеле өләште. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Акция кысаларында Белем көне алдыннан әлеге ярдәмне Татарстанның күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм инвалид балалар алды. Укучы портфеленә мәктәп кирәк-яраклары — канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар керде.

Киләсе дүшәмбе көнне «Зәкят» фонды шундый ук бүләкләр белән тагын 40 сабыйны сөендерәчәк.

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» хәйрия акциясе Сарман, Чистай, Балык Бистәсе, Әлки, Минзәлә, Әлмәт, Кама тамагы, Апас, Спас, Лениногорск, Югары Ослан, Алабуга, Чирмешән, Мамадыш, Алексеевск, Питрәч, Кайбыч, Ютазы, Мөслим, Чаллы, Нурлат, Азнакай, Бөгелмә, Менделеевск, Лаеш мөхтәсибәтләрендә дә узды.

Әлеге чара барышында мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керергә әзерләнүче һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле балалар мәктәп өчен беренчел кирәк-яраклар тутырылган портфель, спорт костюмнары алды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100