news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тележурналист Сергей Брилев ТАССРның 100 еллыгына Татарстан турында фильм тәкъдим итә

Фильмда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, тарихчылар, табиблар, банкирлар һәм завод эшчеләре катнаша.

Тележурналист Сергей Брилев ТАССРның 100 еллыгына Татарстан турында фильм тәкъдим итә

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Тележурналист Сергей Брилев Татарстанның 100 еллык юбилеена багышланган «Волга, Кама и притоки» фильмын тәкъдим итәчәк. Премьера бу ялларда Россия-24 телеканалында күрсәтелә.

Проект геройлары — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президентның ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова, шулай ук тарихчылар, табиблар, банкирлар һәм завод эшчеләре.

Алар Татарстанның үткәне һәм бүгенгесе, халыкара вакыйгалар уза торган, махсус икътисади зоналар һәм сәнәгать гигантлары урнашкан алдынгы төбәк статусына ирешү өчен үткән юлы турында сөйли.

Кино Казан, Чаллы, Зөя, Мөслим, Кама Тамагында төшерелгән.

Фильм 29 августта 12.00 һәм 22.00 сәгатьтә, ә Республика көнендә, 30 августта, 9.00, 14.00 һәм 19.00 сәгатьтә күрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100