news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инесса Томская 90 проценттан артык якут үзенең телен белә дигән фикердә

Юкагирлар Ассоциациясе рәисе сүзләренчә, хәзерге вакытта Якутия республикасында җирле халыкларның телләрен уку-укыту методикасы эшләнелә.

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә “Россия Федерациясе мәдәни киңлегендә милли әдәбият” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышында юкагирлар Ассоциациясе рәисе Инесса Томская милли телләрне өйрәнү мәсьәләсенә кагылды. Түгәрәк өстәлдә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә булып кайтты.

Юкагирлар Ассоциациясе рәисе, Якутиядән Инесса Томская туган телдә иҗат итүчеләр аз дигән фикердә. “Якутиядә дүрт төп тел бар: якут, эвенк, эвен һәм юкагир телләре. 90 проценттан артык якут үзләренең телләрен белә. Кызганыч, туган телләрдә иҗат итүчеләр генә аз. Тик соңгы вакытта Төньяк халыклары телләренә ярдәм итү буенча эш алып барыла. Бездә Халыкара “Арктика” мәктәбе бар, анда узган ел юкагир телен онлайн өйрәнә башладылар, балалар бөтен Якутия республикасыннан шунда агыла. Дөрес, юкагир телен өйрәтергә уктытучылар саны җитмәде. Без ситуациядән чыгу юлын таптык: бер атна эчендә Якутия мөгаллимнәре уку-укыту эшләрен алып барды. Шулай ук, Андрюшкино авылы мәктәбендә онлайн телләр һәм башка уку-укыту программалары өйрәтелә башлады”, - диде Инесса ханым.

Инесса Томская сүзләре буенча, хәзерге вакытта Якутия республикасында җирле халыкларның телләрен уку-укыту методикасы эшләнелә. “Ниндидер катлаулы система кирәкмидер дә. Кече яшьтәге балаларны туган телгә өйрәтүне әлифбадан, көндәлек аралашудан башларга кирәк дип уйлыйм. Якут теле – үзенчәлекле тел. Безнең әдәбият халык гореф-гадәтләренә нигезләнгән”, - ди ул.

“Шуны да билгеләп үтәсем килә, Якутиядә күчмәле гаилә турында закон кабул ителде. Ягъни балаларны табигать шартларында Төньяк халыкларының традицион яшәү рәвешен алып барган азкүләмле җирле халыклары әгъзалары укыта. Алар хәзер укытучылыкка квалификация узарга әзер. Якутия законы буенча, әлеге “күчмәле мәктәп” хөкүмәт тарафыннан өстәмә финанслана”, - диде Инесса Томская.

  • Бу чара Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык тарафыннан тормышка ашырылган һәм милли әдәбиятларга ярдәм күрсәтү программасына кергән “Россия халыклары милли әдәбиятлары” фестивале кысаларында уза.
  • Фестиваль Казанда 27-30 август көннәрендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100