Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада пиротехника сәнгате халыкара фестивале уздырыла
Анда Мәскәү, Екатеринбург, Түбән Новгородтан һәм Луганск өлкәсеннән 4 команда катнашачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Алабуга, 28 август, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Алабугада пиротехника сәнгате буенча “Ут поэзиясе” дип исемләнгән IV Халыкара фестиваль табигатьне саклау чаралары кысаларында уздырыла. Бу хакта район Башкарма комитетыннан хәбәр иттеләр.
“Быел Экология елы булуны искә алып, фестивальнең темасы да шуңа багышланырга тиеш, дип санадык. Катнашучылар моны музыка, композицияләр аша белдерәчәк”, - ди район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова.
Командаларга, үз идеяләрен тормышка ашыру өчен, 5-7 минут вакыт биреләчәк. Быел фейерверклар фестивалендә Мәскәү, Екатеринбург, Түбән Новгород, Луганск өлкәсеннән 4 команда катнашачак
Исегезгә төшерәбез, Пиротехника сәнгате халыкара фестивале Алабугада 30 августта уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз