Әлмәттә йортлар өй туен бәйрәм итә

Капиталь ремонтлардан соң йортларны кабул итү ишегалды туе кебек зурлап узачак

 (Казан, 28 август, “Татар-информ”). Бу атнада Әлмәттә 7 йорт, капиталь төзекләндерүдән соң, тантаналы рәвештә өй туен билгеләп узачак.

Йортларга капиталь ремонт ясау - республика программасы кысаларында тормышка ашкан проект. 7 ел эчендә республикада әлеге программа буенча 12 мең йортка (быел – 999 ) капиталь ремонт ясалган. 383 йорт исә - Әлмәт районында. Бу 45 мең кеше җылы, яңартылган йортларда яши башлады дигән сүз. 2015 елда барлыгы 34 йорт капиталь ремонт программасына эләкте. Төзүчеләр проспекты 43а, Р. Фәхретдин 59 һәм 63 йортлары, Промышленная 4 һәм 6 йортларында да капиталь ремонт тәмамланды. Шулай ук, Радищев һәм Тукай урамнарындагы йортлар да яңартылган, дип яза “Әлмәт таңнары” басмасы.

Капиталь төзекләндерүдән соң йортларны кабул итү ишегалды туе кебек зурлап узачак.