news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Заман» һәм Татарстан китап нәшрияты басмалары илкүләм бәйгедә дипломант булды

Россия китап нәшриятлары ассоциациясенең «Елның иң яхшы китаплары» юбилей конкурсы тәмамланды.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Аделина Тимершина). Россия китап наширләре ассоциациясе (АСКИ) оештыра торган «Елның иң яхшы китаплары» юбилей конкурсы тәмамланды. Конкурста бөтен Россиядән диярлек танылган профессиональ нәшриятлар катнашты, Татарстанның ике нәшрияты дипломнар белән бүләкләнде.

«Татар китап нәшрияты һәм „Заман“ нәшрияты конкурсның иң күренекле нәшриятлары арасында булды, аларның өч китабы дипломнар алды. Шулай ук алар Россиянең илле иң яхшы төбәк басмалары рейтингына керде», — диделәр Россия китап наширләре ассоциациясендә.

Лауреатларны һәм дипломантларны бүләкләү тантанасы «Кызыл мәйдан» фестивалендә узды.

Тантаналы чара чын-чынлап нәшрият бәйрәменә әйләнде. Анда йөздән артык күренекле җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре, танылган җәмәгать һәм дәүләт оешмалары җитәкчеләре бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100