news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәктәп ашханәләре пешекчеләренең хезмәт хакын арттыру планлаштырыла

Утырышта ашханә хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру һәм аның ни дәрәҗәдә артачагы турында карар кабул ителгәне әйтелмәде.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең азык-төлек блогы хезмәткәрләренең хезмәт хакына йогынты ясарга уйлый. 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында министрлыкның максатларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында ведомствоның балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Айгөл Кашапова сөйләде.

«Хәзерге вакытта бу мәсьәлә ведомствоның аерым контролендә тора», — диде докладчы.

Әлеге өлкә хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрү мәсьәләсе РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин иткәннән соң тагын да актуальләште. Пешекчеләргә йөкләмә сизелерлек үсте, ә аларның хезмәт хакы элеккечә калды.

Шул ук вакытта иҗтимагый совет утырышында мәктәп ашханәләрендә эшләүче пешекчеләрнең хезмәт хакын арттыру һәм аның ни дәрәҗәдә артачагы турында карар кабул ителгәне әйтелмәде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100