news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәктәпләрендә шикәр авырулы балалар өчен аерым меню булачак

Хәзерге вакытта меню килештерүгә тапшырылган.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә махсуслаштырылган туклануга мохтаҗ балалар өчен ике атналык аерым меню булачак. 

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында министрлыкның максатларын һәм бурычларын гаммәви формалаштыру проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында ведомствоның балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Айгөл Кашапова хәбәр итте.

«Аерым меню „Шикәр авыруы“ һәм „Целиакия“ (целиакия — генетик авыру, глютен ярамый) авырулары булган балалар өчен формалаштырылган», — дип сөйләде докладчы.

Хәзерге вакытта меню килештерүгә тапшырылган. Ул яңа уку елы башында гомуми белем бирү учреждениеләре ашханәләрендә барлыкка киләчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot