news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә укучыларга унар мең сумны 2 августтан түли башлыйлар

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры барысы да әзер һәм кирәкле күләмдә акча булуын раслады.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). 2 августта Россиядә укучыларга унар мең сум түли башлыйлар. Бу ата-аналар һәм балалар уку елына ашыкмыйча әзерләнсен өчен эшләнелә. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Бүген Россия Президенты яңа уку елына әзерлек турында киңәшмә үткәрде, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяковның докладларын тыңлады. Президент, аерым алганда, хезмәт министрыннан, укучы балалары булган гаиләләргә 10 мең сумны планлаштырылганнан иртәрәк түләү мөмкинлеге белән кызыксынды.

Хөкүмәт карары нигезендә түләүләр 16 августка билгеләнгән иде, әмма техник яктан 2 августка Министрлар Кабинеты 17 миллион балага түләүләрне күчерергә әзер булачак, дип җавап бирде Котяков.

«Ягъни система әзер, акча бар?», — дип ачыклык кертте Путин.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры барысы да әзер һәм кирәкле күләмдә акча булуын раслады.

«Яхшы, рәхмәт. Әйдәгез, түләүләрне киләсе дүшәмбедән, 2 августтан башлыйк», — диде Россия Президенты.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100