news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан шәһәрләрендә 63 мең видеокүзәтү камерасы эшли

Бүгенге көндә Казанда җәмәгать урыннарында 2 меңгә якын видеокамера эшли, 12 меңгә якыны күп фатирлы торак йортларда урнаштырылган.

Татарстан шәһәрләрендә 63 мең видеокүзәтү камерасы эшли
Архив

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстан Республикасында 63 мең видеокүзәтү камерасы эшли. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.

«Хәзер Татарстанда 63 мең камера эшли. Шуларның 20 меңеннән онлайн-форматта файдаланып була. Эш дәвам итә, камера саны арта бара. Без Кытай тәҗрибәсен күзәтәбез, анда камералар куллану проценты безнеке белән чагыштырганда берничә тапкыр югарырак», — диде Яковлев.

Калган камералар контрольдә һәм исәптә тора. Аларның хуҗалары билгеле, кирәк булганда, билгеле бер урын буенча камера архивын соратып алырга була. Күп фатирлы йортларда урнаштырылган видеокамераларда ул җиде көн, җәмәгать урыннарындагы камераларда архив 30 көн дәвамында саклана.

«Бүгенге көндә Казанда җәмәгать урыннарында 2 меңгә якын видеокамера эшли. Моннан тыш, видеокамералар күп фатирлы торак йортларда да эшли, Казанда алар 12 меңгә якын», — диде спикер. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100