news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан пенсионерларын «Интернетка рәхмәт» конкурсында катнашырга чакыралар

IT-өлкәдәге уңышлары белән республиканың 43 кешесе уртаклашты инде, гариза тапшыру кампаниясе октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан пенсионерларын «Интернетка рәхмәт» конкурсында катнашырга чакыралар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Өлкән яшьтәге татарстанлыларны компьютер грамоталылыгы буенча «Интернетка рәхмәт-2020» дигән VI Бөтенроссия шәхси казанышлары конкурсында катнашырга чакыралар. Бүгенге көндә республиканың 43 кешесе IT-өлкәдәге уңышлары белән уртаклашты инде, дип хәбәр итә ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Конкурска Россия Федерациясенең 48 субъектыннан эшләр килде, иң күп гаризалар Татарстан Республикасыннан, Воронеж, Мәскәү, Сахалин, Төмән, Кемерово өлкәләреннән килде.

Катнашучыларның уртача яше — 63 яшь, ә иң өлкән катнашучыларга — 85.

Конкурста компьютерда һәм интернетта эшләргә өйрәнгән пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар катнаша ала. 14 октябрьгә кадәр конкурс сайтында (https://azbukainterneta.ru/konkurs/zayavka) катнашуга гариза тутырырга кирәк. Биш номинациянең берсе буенча инша язырга мөмкин: «gosuslugi.ru порталы — минем тәҗрибәм», «Минем интернет-казанышларым», «Минем иҗтимагый интернет-инициатива», «Минем интернет Әлифбам» һәм «Мин — интернет йолдызы». Шулай ук конкурсант ике фотография — портрет һәм конкурс материалын дәлилләүче фото беркетергә тиеш.

Нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100