news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгы флагына беренче билгене Менделеевск беркетте

Флаг үз сәяхәтен дәвам итә. Менделеевскидан соң байракны Чистай районы кабул итеп алачак.

ТАССРның 100 еллыгы флагына беренче билгене Менделеевск беркетте
"Менделеевские новости"

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгы флагына беренчеләрдән булып кадер-хөрмәт күрсәтү бәхете Менделеевск районына елмайды. Тарихи вакыйга Менделеев мәйданында узды. Биредә шулай ук бәйрәм концерты да оештырылды. Бу хакта «Менделеевские новости» газетасы яза.

Район башлыгы Валерий Чершинцев, сәхнәгә күтәрелеп, чарага килгән кунакларны һәм шәһәр халкын сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, ТАССРның 100 еллыгы татар халкының тарихында мөһим даталарның берсе. Район башлыгы флагка (аның ак фонында ТАССРның 100 еллыгы логотибы сурәтләнгән) кадер-хөрмәт күрсәтүнең нәкъ менә Менделеевск районында башланып китүе белән горурлануын белдерде.

«Ак төс уй-фикерләр һәм казанышларның чисталыгын гәүдәләндерсә, алтын кайма исә республиканың зур уңышлары турында сөйли. Татарстан — динамик төстә үсеш кичерә торган киләчәк территориясе», — дип искәртте Чершинцев.

Котлау сүзләреннән соң флаг йөртүчеләр — Тимур Мөхәммәткәримов һәм Марат Нургалиев чыкты. Алар байракка Менделеевск районы гербын төшерү өчен ТАССРның 100 еллыгы флагын тапшырды.

Флаг үз сәяхәтен дәвам итә. Менделеевскидан соң байракны Чистай районы кабул итеп алачак.

«Татар-информ» агентлыгы быелның 25 мартында ТАССРның 100 еллыгы флагы Россия буйлап сәяхәт иткәннән соң Казанга әйләнеп кайтуы хакында язып чыккан иде инде. Хәзер аны илнең 68 төбәге һәм Беларусь Республикасы герблары бизи. Байракның сәяхәте өч айга якын дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100