news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Туроператорлар ассоциациясе Төркиягә керү кагыйдәләрен атады

Туристларны коронавирус симптомнары булмаган очракта гына очкычка кертәчәкләр, симптомнар күзәтелсә, бушлай ПЦР-тест үтәргә туры киләчәк.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Төркиягә бару өчен россиялеләргә виза һәм Covid-19 коронавирусына үткәрелгән тестның нәтиҗәсе тискәре булуы турында белешмә кирәк булмаячак. Әмма очыш вакытында шәхси һәм контакт мәгълүматлары, кәнәфи номеры, илгә килгәч нинди адрес буенча урнашуы, шулай ук сәламәтлек торышы турында мәгълүматларны үз эченә алган анкета тутырырга туры киләчәк. Россия Туроператорлар ассоциациясе шундый кагыйдәләрне бастырып чыгарды.

Паспорт контролен үтү өчен һәр пассажирның температурасын үлчәячәкләр. Туристларны коронавирус симптомнары булмаган очракта гына очкычка кертәчәкләр, симптомнар күзәтелсә, бушлай ПЦР-тест үтәргә туры киләчәк. Нәтиҗәсе уңай булган очракта, пассажирны тикшеренү һәм дәвалану өчен госпитальгә озатачаклар.

Әгәр билгеле бер рейсның пассажирында коронавирус расланса, самолетта аның белән аралашкан гражданнар турында белешмәләрне, аларның шәхси һәм контакт мәгълүматларын Төркия Сәламәтлек саклау идарәсенә тапшырачаклар. Коронавирус йоктыру турында рейстан соң билгеле булган очракта, очкычта авыру белән аралашкан кешеләр аларның пассажир формалары буенча билгеләнәчәк. Аларны ике атналык карантинга яки изоляциягә озатачаклар.

Россиялеләрне шулай ук коронавирустан дәвалану чыгымнарын каплый торган страховка сатып алырга чакырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100