news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында пенсиянең ничек артачагы турында сөйләделәр

Фаразлар буенча, киләсе елда пенсияләр 6,3 процентка индексацияләнәчәк.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында пенсиянең ничек артачагы турында сөйләделәр
архив/Владимир Васильев

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артыр дип көтелә. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында фаразлауларынча, киләсе елда пенсияләр 6,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта РИА Новости ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, 2021-2024 елларда индексация көтелгән инфляция дәрәҗәсеннән артып китәчәк, шул исәптән 2021 елның 1 гыйнварыннан пенсияләр – 6,3, 2022 елның 1 гыйнварыннан – 5,9, 2023 елның 1 гыйнварыннан – 5,6, 2024 елның 1 гыйнварыннан 5,5 процентка индексацияләнәчәк.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, 2024 елдан соң пенсияләр Россия Пенсия фонды бюджетының керемнәре артудан чыгып үсүен дәвам итәчәк. Бу хәзерге һәм булачак пенсионерлар өчен түләүләрнең артачагын аңлата.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100