Югары Осланда торак хуҗалыгы буенча бурычлар җыелган

Хәзерге вакытта район җитәкчелеге аларны киметү юлларын эзли

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Югары Осланның башкарма комитеты бинасында торак хуҗалыгы буенча җыелган бурычларга багышланган киңәшмә үтте. Бу хакта ТР муниципаль районнары порталында хәбәр ителә.
Коммуналь өлкә оешмалары җитәкчеләре катнашында үткән киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-икътисадый үсеш буенча урынбасары Александр Осянин алып барды. Аның барышында коммуналь түләүләрне җыеп алу һәм аларның күләмен киметү буенча сөйләштеләр һәм бу проблеманы хәл итү юлларын ачыкладылар. Беренчедән, Бердәм исәп үзәгенә “контролер-обходчик” вазыйфасына 3 штат берәмлеге өстәргә кирәклегенә басым ясалды. Икенчедән, Югары Ослан авыл җирлеге җитәкчесенә Пушкин, Раскольников, Гагарин һәм Горький урамнарын чүп әрҗәләләре белән тәэмин итү йөкләнде. Өченчедән, су белән тәэмин итүче оешмаларга исәп җайланмаларын шәхси сектордагы торак йортлардан коега – үзәк суүткәргечкә ялганган ноктага күчерү өчен техник шартлар булдырырга кушылды.