news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Стопкоронавирус.рф сайтын мошенниклар кабатлый башлады

Стопкоронавирус.рф Россиядә яшәүчеләргә илдә Covid-19 таралу вазгыяте турында хәбәр итә.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Мошенниклар стопкоронавирус.рф рәсми порталның «игезәген» эшли башлаган. Бу хакта сайт администрациясе хәбәр итә.

«Игезәк-сайтлар рәсми порталның символикасын һәм айдентикасын куллана, шуңа күрә аларны «оригинал» дип җиңел кабул итәргә мөмкин. Мондый мәйданчыкларда, аерым алганда, кулланучылар сорауларына җаваплар, шулай ук инфекция таралу турында төбәк статистикасы бастырыла.

Әлеге мәгълүмат тикшерелмәгән һәм дөреслеккә туры килми», — диделәр портал администрациясендә.

Стопкоронавирус.рф Россиядә яшәүчеләргә илдә Covid-19 таралу вазгыяте турында хәбәр итә.

Порталны эшләүче, «Илкүләм приоритетлар» коммерцияле булмаган автоном оешма мошенниклык сайтларына Роскомнадзорга мөрәҗәгать бирәчәк, дип ышандырды. Шулай ук коммерцияле булмаган автоном оешма Татарстанда яшәүчеләрне бик игътибарлы булырга һәм тикшерелгән чыганаклардагы мәгълүматларга гына ышанырга чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot