2010 елда Бөтенроссия халык санын алуга кадәр 100 көн калды

Росстат эшен туктатмый һәм аны үткәрүгә әзерлекне дәвам итә
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). 2010 елда Бөтенроссия халык санын алуга кадәр 100 көн калды. Җәйге яллар сезоны булуга карамастан, Росстат эшен туктатмый һәм аны үткәрүгә әзерлекне дәвам итә.
Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек 2007 елдан бирле бара, хәзер бу эшкә якынча нәтиҗәләр ясарга була. Халык санын алу дәүләт дәрәҗәсендәге чара, әзерләнү эшләренә дәүләт хакимиятләре, күпсанлы учреждение һәм ведомстволар җәлеп ителгән. 22 июньдә РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Росстат җитәкчесе Александр Сурин белән очрашуда халык санын алуны үткәрү – “икътисади, социаль мәсьәләләрне хәл итү, оборона өлкәсендә план төзү һәм сәнәгатьне үстерү буенча да мөһим эш” дип белдерде.
Хәзерге вакытта Росстатның территориаль органнары тарафыннан халык санын алу вакытында гражданнарны җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Барлыгы 616 мең кешене вакытлыча эшкә алырга, шул исәптә 489 мең сан алучыны җәлеп итәргә һәм өйрәтергә кирәк. Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең 22 субъектында вакытлыча персонал сайлап алу 80-100 процентка, 51-80 процентка, 28-50 процентка сайлап алынган. Сан алуны оештыру 6,9 мең комиссия контрольдә тота.
Төбәкләрдә халык саны алу участоклары өчен биналар сайлау эшләре башланды. 1 июньгә булган мәгълүматлар буенча РФның 24 субъектында биналарны якынча сайлау эшләре тәмамланган, ә калган төбәкләрдә дәвам итә. Биналар 22 мең сан алу һәм 87 мең инструктор участоклары өчен кирәк.
2010 елда халык санын алу өчен матди-техник якны тәэмин итү тулы көченә бара. Бланклар белән тәэмин итү 25 августка кадәр тәмамланырга тиеш, дип хәбәр итә «Перепись-2010» федераль матбугат хезмәте белдерә.
Статистика өлкәсе хезмәткәрләре халык санын алу битләрен эшкәртергә һәм халык санын алу нәтиҗәләрен алырга әзерләнә. Төбәкләрдә мәгълүматларны эшкәртү үзәкләрен әзерләү эшләре бара. 2010 елда Бөтенроссия халык санын алуның автоматлаштырылган системасы эшләнгән, җиһазлар сатып алынган, программаны көйләү эшләре бара. Тутырылган сан алу битләрен автоматлаштырылган эшкәртүгә агымдагы елның декабрендә тотыналар.
Сан алу 2010 елның 14 октябрендә башланып 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.