news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кабан күле буенда «Сөембикә» журналының «Азат хатын» дип исемләнгән күргәзмәсе була

Күргәзмәдә төрле елларда дөнья күргән журнал тышлыклары тәкъдим ителәчәк.

Кабан күле буенда «Сөембикә» журналының «Азат хатын» дип исемләнгән күргәзмәсе була

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). 30 май көнне 17.00 сәгатьтә Кабан күле буенда — Г. Камал театры каршында «Сөембикә» журналының «Азат хатын» дип исемләнгән уникаль күргәзмәсе оештырыла.

Күргәзмә ачылышында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Күргәзмәдә төрле елларда дөнья күргән журнал тышлыклары тәкъдим ителәчәк. «Сөембикә»нең һәр тышлыгы — үзе бер тарих. Аларның һәрберсе илебез үткән эпоханы чагылдыра: революция, НЭП, илне индустрияләштерү, сугыш еллары, сугыштан соңгы күтәрелеш чоры, тыныч тормыш.

Күргәзмә журнал тышлыгы кичергән үзгәрешләрне дә күрсәтә — иллюстрацияләрне фотосурәт алыштыра, таныш булмаган хатын-кыз портреты урынына чын героиня килә. Бүген исә «Сөембикә» тышлыкларын авыл хезмәтчәннәре, уңышлы җитәкчеләр, иҗади интеллигенция вәкилләре, эшмәкәр, табиб һәм укытучы ханымнар бизи. Әмма элек тә, хәзер дә беренче чиратта аларның һәрберсе — хатын-кыз!

«Сөембикә» журналын Татарстанда гына түгел, Россиянең бөтен төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә дә алдыралар һәм укыйлар. Чит җирләрдә гомер иткән милләттәшләребезне ул туган як, рухи Ватаннары белән бәйләп тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100