news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшсезлек буенча өч тапкыр арттырылган пособиене кемнәр алачагы билгеле

Республикада яшәүчеләр эшсезлек буенча арттырылган пособиены өч ай дәвамында алачак.

Татарстанда эшсезлек буенча өч тапкыр арттырылган пособиене кемнәр алачагы билгеле
татар-информ архивы

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). РФ Президенты карары буенча, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, эшсезлек буенча минималь пособие өч тапкыр арттырылган. Татарстанда мондый ярдәм чарасын 24,2 мең кеше алачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Өч ай эчендә эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1,5 меңнән 4,5 мең сумга кадәр арта. 1,5 мең сум күләмендә пособиены озак вакыт эшләмәүчеләр яисә әле стажлары булмаган, уку йортларын күптән түгел тәмамлаучылар ала», — дип билгеләп үтте ул.

Республикада бу түләүне барлыгы 24260 кеше алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100