news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан илкүләм проектлар контекстында иң еш телгә алынган өч төбәк арасына керде

Журналистлар дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча яңа сервислар булдыру, юлларны ремонтлау һәм торак төзелешенә бәйле планнарны киң яктырткан.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстан илнең илкүләм проектлар контекстында массакүләм мәгълүмат чараларында иң еш телгә алына торган өч төбәге арасына керде. Апрель ае өчен рейтингны «Медиалогия» компаниясе әзерләгән.

Республика 14,6 мең хәбәр күрсәткече белән өченче баскычта урнашкан.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты буенча онлайн-режимында дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен җиде яңа сервис барлыкка киләчәк. Шулай ук республикада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 220 километр озынлыгындагы төбәк һәм җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларын ремонтлауга бәйле планнар телгә алынган.

Моннан тыш, журналистлар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча ел башыннан алып республикада планда билгеләнгәннең 30 проценты күләмендә торак файдалануга тапшырылуы турында язган.

Рейтинг лидерлары арасына шулай ук Түбән Новгород өлкәсе (21,4 мең) һәм Башкортстан Республикасы (18 мең) кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100