news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат мөхтәсибәтендә «Бәхетле бала» хәйрия акциясе старт алды

Акция 2020 елның 1 августына кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Нурлат мөхтәсибәтендә яңа туган балалары булган гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән «Бәхетле бала» хәйрия акциясе старт алды. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, бүген бала тудыру йортыннан чыкканда Әмир һәм Сәид Җәгъфәр исемле баланың әти-әниләренә тантаналы төстә кием-салым җыелмалары — яңа туган сабыйга кием комплекты һәм 2-3 яшькә кадәрге балалар киеме бүләк ителде. Якын арада яңа туган балалары булган гаиләләргә 50 бүләк җыелмасы тапшыру ниятләнә.

Акция 2020 елның 1 августына кадәр дәвам итәчәк.

Акциядә катнашырга теләүчеләр барлык мәгълүматны сылтама аша белә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100