news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автоинспектор бала тудыру йортына барырга ярдәм иткән ананың сабые туган

Сабыйның әтисе бала табуның өзлегүләрсез узуын сөйләде һәм инспекторга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Казанда автоинспектор бала тудыру йортына барырга ярдәм иткән ананың сабые туган
республика Дәүләт автоинспекциясе

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда автоинспекторлар әнисенә бала тудыру йортына барып җитәргә ярдәм иткән сабый туган. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Республиканың Питрәч районында яшәүче хатын-кыз ире белән бергә Казанга бала тудыру йортына барырга чыккан. Юлда хатын-кызның эче авырта башлаган. Шул вакытта ире ЮХИДИ инспекторы янына килеп, ярдәм итүләрен сорый.

Полициянең өлкән лейтенанты Марат Гобәйдуллин патруль автомобилендә махсус тавыш һәм ут сигналларын кабызып, бала табучы хатын-кыз утырган машинаны хастаханәгә озата. Анда сәламәт ир бала дөньяга килде.

Яшь әти бала табуның өзлегүләрсез узуын сөйләде һәм автоинспекторга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100