news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июнь аенда Казаннан Мәскәү, Анапа, Санкт-Петербург һәм Сочига авиарейслар яңартыла

Мәскәүгә көндәлек рейслар 5 июньнән ачыла.

Июнь аенда Казаннан Мәскәү, Анапа, Санкт-Петербург һәм Сочига авиарейслар яңартыла
"Татар-информ" архивы

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Июнь аенда Казан аэропортыннан Мәскәү, Анапа, Санкт-Петербург һәм Сочига рейслар яңартыла. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

«Түбән бюджетлы «Җиңү» авиакомпаниясе июнь аеннан Татарстан башкаласыннан дүрт юнәлеш буенча рейсларны яңарта», — диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, 5 июньнән «Внуково» аэропортына төшә торган көндәлек Мәскәү рейслары ачыла. Казаннан самолетлар 18.45 сәгатьтә очачак.

Анапага самолет 11 июньнән 20.40 сәгатьтә очарга мөмкин булачак. «Очыш программасы кыскартылган ешлыктан башлана, аннан соң биш көнлек графикка күчү булачак», — диделәр министрлыкта.

Моннан тыш, 12 июньнән Санкт-Петербургка Казаннан дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә 20.55 сәгатьтә кузгалып китә. 21 июньнән самолетлар көн саен очачак.

Сочига Рейс 13 июньдә яңартыла. Татарстан башкаласыннан Сочига 11.05 сәгатьтә очарга мөмкин булачак.

Ведомствода хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин, дип кисәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100