Башкортстанда туып-үскән Гүзәл Фазлетдинова Швециядә Сабан туе уздырырга ниятли

Ул якташы Альбина Гайнанова белән Скандинавия «Guzel Land» татар-башкорт берләшмәсен оештырган.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Башкортстанда туып-үскән Гүзәл Фазлетдинова һәм аның якташлары Стокгольмда беренче Сабан туен уздырырга ниятли. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Гүзәл Фазлетдинова бөтен Европа буенча үз якташларын эзләү белән дә актив шөгыльләнә. Моның өчен ул якташы Альбина Гайнанова белән Скандинавия «Guzel Land» татар-башкорт берләшмәсен оештырган. Узган ел ул Уфада узган бишенче Бөтендөнья башкорт корылтае делегаты булды.