news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанда галимнәр тарих сәхифәләрен барлый
Башкортстанның Сибай шәһәрендә бүген евразиячелек мәсьәләләренә багышланган гыйльми конференция башланып китте
Скопировать ссылку
(Уфа, 28 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Сибай шәһәрендә бүген евразиячелек мәсьәләләренә багышланган гыйльми конференция башланып китте.
“Башкорт халкының матди һәм рухи мәдәниятендә, этнология һәм антропологиясендә евразиячелек феномены” дип аталган бөтенроссия фәнни конференциясе 150дән артык галимне җыйды. Башкортстан галимнәреннән тыш Россиянең төрле төбәкләреннән дә фән эшлеклеләре, тарих белгечләре катнаша бу сөйләшүдә.
Әлеге конференцияне оештыручыларның берсе – Башкортстан Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Фирдәвес Хисаметдинова әйтүенчә, Сибайда үтүче җыен “Башкорт халкы тарихы” дип аталган 7 томлык китап-хезмәтнең нигезен тәшкил итәчәк чыгышларны да үз эченә ала.
“Башкорт халкы тарихы”ның беренче китабы бу ел азагына кадәр үк ташка басылырга тиеш. Ә гомумән бу гаять зур эш 2012 елга тәмамланырга тиеш. Бу эшкә Башкортстан галимнәре генә түгел, ә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка төбәкләр галимнәре дә җәлеп ителгән.
“Башкорт халкы тарихы”н нәшер итү өчен, башкорт галимнәре Россиянең һәм якын чит илләрнең 70тән артык архивында эзләнүләр алып барган.
Конференция чаралары иртәгә дә дәвам итәчәк. Аның эшендә катнашучылар Баймак районы Темәс авылына, Бөрҗән районындагы Шүлгәнташ мәгарәсенә һәм башка тарихи һәм матур урыннарга сәяхәт тә кылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot