Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфа активистлары ябык мөселман зиратында өмә үткәрергә планлаштыра
Күпчелек каберләр XVIII гасырга туры килә, аларның бер өлеше ташландык хәлдә.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Уфада активистлар Телеүзәк артындагы ябык мөселман зиратында өмә үткәрергә планлаштыра. Бу турыда Уфа җәмәгать эшлеклесе Эльза Мәүлимшинаның социаль челтәрдәге битенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
«Телеүзәк» артындагы зиратта Башкортстанның күп кенә күренекле кешеләре җирләнгән. Биредә мөфтиләрнең, танылган ислам эшлеклеләренең (Россия мөфтиләре һәм аларның гаиләләре, «Госмания» мәдрәсәсенә нигез салучы һ.б.) каберләре бар.
«Ташландык каберләрне дә тәртипкә китерәчәкбез. Монда язучылар, артистлар, спортчылар җирләнгән. Күпчелек каберләр XVIII гасырга туры килә, аларның бер өлеше ташландык хәлдә. Без уртак тарихыбыз өчен күпне эшләгән кешеләргә хөрмәт күрсәтү өчен өмә оештырабыз», — диде өмә инициаторы, Башкортстан башлыгы каршындагы совет әгъзасы Эльза Мәүлимшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз