Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«ЭпиВакКорона» вакцинасының икенче партиясе Татарстан районнарына җибәрелгән
Беренче партия белән Татарстанның зур шәһәрләре генә тәэмин ителгән.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Татарстанга коронавирустан «ЭпиВакКорона» вакцинасының икенче партиясен кайтардылар.
«Без өч вакцина алдык. «Спутник V» вакцинасы күп кайтты. «ЭпиВакКорона“ның беренче партиясе күп түгел иде. Кичә «ЭпиВакКорона“ның тагын бер партиясен алдык», — дип сөйләде вакцинациягә багышланган махсус туры эфирда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.
Аның сүзләренчә, яңа вакцинаның соңгы партиясен республиканың барлык районнарына кайтарганнар. Искәртик, беренче партия белән Татарстанның зур шәһәрләре генә тәэмин ителгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз