news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Фәттахов Азнакай яшьләренең проектлары белән танышты

Яшьләр утызга якын проект тәкъдим итте.

Дамир Фәттахов Азнакай яшьләренең проектлары белән танышты
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 28 апрель, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Бүген Татарстан яшьләр эше министры Дамир Фәттахов Азнакайга эшлекле сәфәр белән килде. Ул мәдәни үзәктә район яшьләре активы белән очрашты.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән бергә министр «Ак чишмә», «Кояшкай», «Каенкай» балалар-сәламәтләндерү лагерьлары, «Яшьлек» яшүсмерләр клубы, Яшьләр үзәге һәм башка социаль объектлар белән танышты,

Мәдәни үзәктә Яшьләр инициативалары форумы узды. Анда утызга якын проект презентацияләнде. Аларны экспертлар бәяләде.

«Шундый матур, кунакчыл, чиста җирдә яшисез. Яшьләр — ул бүгенге көн. Барысы да сезнең кулда. Идеяларыгыз бик күп. Сезне вакытында ишетергә һәм аларны тормышка ашырырга мөмкинлекләр тудырырга тиешбез», — диде Дамир Фәттахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot