420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юл магистрале проекты буенча эш әлегә тукталып тора. Бу хакта журналистларга брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, бүгенге катлаулы икътисади шартларда бу өстенлекле мәсьәлә түгел.
«Тиз йөрешле магистраль проекты әлегә „киштәгә алып куелган“, гәрчә республика территориясендә проектлау төгәлләнсә дә. Икътисади хәлләр яхшыргач, бу проектка әйләнеп кайтырбыз дип ышанабыз», — диде министр.