news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәлакәтләр күп булган юлларда иминлекне арттыру буенча эшләячәкләр

2019 елда республика юлларындагы һәлакәтләргә анализ ясап, аварияләр күпләп була торган 101 урын барланган.

Татарстанда һәлакәтләр күп булган юлларда иминлекне арттыру буенча эшләячәкләр
Наш Черемшан

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда һәлакәтләр күп булган юл участокларында иминлекне арттыру юнәлешендә эшләячәкләр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әйтте.

«Юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыккан һәм авария куркынычы зур булган урыннарда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча эшләр башкару ниятләнә. 2019 елда республика юлларындагы һәлакәтләргә анализ ясап, аварияләр күпләп була торган 101 урын барланган. Аларның һәркайсына карата иминлекне арттыру буенча чаралар эшләнгән», — диде министр.

Шулай ук, авария китереп чыгару куркынычы зур булган 33 юл участогында куркынычсызлыкны арттыру юнәлешендә эш үткәрелә. Юл эшләре программасы кысаларында түбәндәге эшләр башкарылачак: торак пунктлар аша уза торган төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында ясалма яктырту куелачак, 32 районда 46 участокта 75 км дан артык юл каралган.

Җиде муниципаль районда 33 юл участогында 8,6 км металл киртә куеп чыгу ниятләнә. 31 районда халыкка хезмәт күрсәтү һәм белем бирү оешмалары янындагы юлларда 104 ясалма тигезсезлек булдырырга җыеналар.тугыз районда 73 млн сумлык тротуарлар төзелеше планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100