news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтештә туган ир-ат район хастаханәсе өчен битлек, перчатка һәм термометр сатып алган

Коронавирус инфекциясе пандемиясе кешеләрне берләштерде, үзләре дә кыен калган эшмәкәрләр ярдәм итәргә тырыша.

Тәтештә туган ир-ат район хастаханәсе өчен битлек, перчатка һәм термометр сатып алган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Тәтеш районында туган, хәзер Казанда яшәүче Вадим Самаркин Үзәк район хастаханәсенә медицина битлеге, перчатка һәм термометр сатып алып биргән. Бу хакта «Авангард» газетасы яза.

Коронавирус инфекциясе пандемиясе кешеләрне берләштерде, үзләре дә кыен хәлдә калган эшмәкәрләр ярдәм итәргә тырыша. Тәтеш эшмәкәрләре дә бу бәлага битараф калмаган.

Хәйриячелеккә Тәтеш эшмәкәре Рамил Гафуров та кушылган, ул ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре өчен саклану чаралары сатып алган.

«Бергәләп коронавирусны җиңәчәкбез. Бер-беребезгә изге эшлләр кылып ярдәм итик һәм үзизоляция режимына җаваплы карыйк», — дип чакырды Тәтеш табиблары.


news_right_1
news_right_2
news_bot