news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 150 км дан артык федераль юллар төзекләндереләчәк

М-7 «Волга» трассасында яңа юл төзелеше проектланачак.

Быел Татарстанда 150 км дан артык федераль юллар төзекләндереләчәк
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда 150 км дан артык федераль юллар төзекләндереләчәк. М-7 трассасын реконструкцияләү дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әйтте.

«М-7 „Волга“ автомобиль юлының 735-771 километрлары участогында юл төзекләндереләчәк. М-7 „Волга“ трассасының Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләре арасында Соколка авылы янында Кама елгасы аша күпер белән машина юлы төзелешен проектлау эше бара», — диде министр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100