news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ремонтта иң мөһиме – сыйфатлы итеп эшләүне һәм фатирда яшәүчеләрнең контролен тәэмин итү
Васил Шәйхразиев: “Сентябрь ахырына ремонт эшләре ким дигәндә 95 процентка башкарылырга тиеш”
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Чаллы, 28 апрель, “Татар–информ”). Сентябрь ахырына ремонт эшләре ким дигәндә 95 процентка башкарылырга тиеш. Бүген Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев Үзәк районда капиталь ремонтның барышын тикшерү барышында әнә шундый бурыч куйды.
Быел Үзәк район капиталь ремонтка 690 миллион сум акча алган.
Васил Шәйхразиев иң беренче булып 11/11нче номерлы йортны төзекләндерүнең барышы белән танышты, анда ремонт эшләренә 2 миллион сумнан артык акча тотылачак. Биредә күптән түгел генә җылылыкны көйләү узелын урнаштырганнар. Әлеге җиһазны урнаштырганчы бу йортта яшәүчеләр җылылык өчен квадрат метрына 16 сум түләгән, көйләү узелын куйгач ул 5 сум гына калган. Васил Шәйхразиев Чаллыдагы йортларның 40 процентына инде җылылыкны көйләү узеллары урнаштырылуы хакында хәбәр итте.
11/14нче номерлы йортта 14 миллион сумлык эш башкарылачак, хәзерге вакытта биредә фасадны ремонтлыйлар. Башкарма комитет җитәкчесе подрядчыларга герметик эшкәртүгә аерым игътибар юнәлтергә кушты, бөтен эшнең сыйфаты нәкъ шуңа бәйле.
Васил Шәйхразиев хезмәт күрсәтүче компаниягә йортта яшәүчеләр белән балконнарны чиста һәм тәртиптә тотуда системалы эш алып барырга кирәклеге хакында искәртте. Рейд барышында Васил Шәйхразиев район башкарма комитеты һәм идарәче компания вәкилләренең игътибарын халык белән эшләүне көчәйтүгә юнәлтте. Эшнең һәр этабы йортта яшәүчеләрнең катгый контроле астында алып барылырга тиеш. Барлык кимчелекләрне исәпкә алырга, подрядчыларга җиткерергә һәм шунда ук бетерергә кирәк, дип хәбәр итә Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot