news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар «Тоталь диктант»та рус теле белемнәрен тикшерә ала

Төп мәйданчыклар Пушкин исемендәге мәдәният үзәге, ТР Милли китапханәсе һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты булачак.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Тоталь диктант быел 9 апрельдә узачак. Теләге булган һәр кеше үткәрү мәйданчыкларына барып та, онлайн-форматта да катнаша ала.

Диктант язу буенча Казанда төп мәйданчыклар булып А. С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты торачак. Totaldict.ru сайтында үзең өчен уңайлы мәйданчыкны сайларга һәм теркәлү (30 мартта ачыла) узарга мөмкин. Теркәлү һәр катнашучыга диктант язу мәйданчыгында махсус урын алып кую өчен кирәк.

Дикторлар сыйфатында актерларны, җырчыларны, блогерларны, җәмәгать эшлеклеләрен чакырачаклар. Быел «Тоталь диктант» өчен текст авторы язучы, шагыйрә, тәрҗемәче, сценарист, «Хирург», «Женщины Лазаря», «Сад» кебек романнар авторы, «Большая книга», «Национальный бестселлер», «Русский Букер» һәм «Ясная Поляна» премияләре лауреаты Марина Степнова булды. Диктантны әйдәп баручы эксперт-филологлар тикшерәчәк.

Диктант 14:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә акцияне оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100