news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кафеларга төнлә эшләргә рөхсәт ителде

2022 елның сигезенче атнасыннан авыручылар саны атна саен уртача 30 процентка кимеп бара.

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда эпидемиологик вазгыятьнең билгеле бер күрсәткечләренә ирешү аркасында, җәмәгать туклануы оешмаларының төнге эшенә бәйле чикләүләр бетерелде.

«2022 елның сигезенче атнасыннан башлап, авыручылар саны атна саен уртача 30 процентка кимеп бара. Вирус таралу коэффициенты 0,7гә тигез. Республикада олы яшьтәге кешеләрнең 81,7 проценты, 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең 76,6 проценты вакцинация узды», — дип хәбәр иттеләр Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә.

Моннан тыш, соңгы 7 көн эчендә коронавируска ПЦР-тест 100 мең кешегә 310 тест (норматив күрсәткеч — 300) дәрәҗәсендә саклана.  

Татарстанда грипп белән авыру очраклары агымдагы елның алтынчы атнасыннан бирле теркәлә, кискен респиратор вирус инфекцияләре эпидемиологик чиктән 50 процентка түбән.

Татарстан буенча Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, республикада битлек режимы саклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100