news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама вәкилләре Мәскәүдә Бөтенроссия конференциясендә катнашкан

Конференциядә 31 төбәкнең милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләре тәкъдим ителгән.

Түбән Кама вәкилләре Мәскәүдә Бөтенроссия конференциясендә катнашкан
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Мәскәүдә «Этнокультура секторының тотрыклы үсеше» II Бөтенроссия конференциясе узган. Түбән Каманың «Урал» милли-мәдәни автономиясе рәисе Гали Хәсәнов һәм химия-технология институты тәрбия эшләре һәм яшьләр сәясәте идарәсе башлыгы Эльвира Габдушева да конференциядә катнашкан.

 Конференциядә 31 төбәкнең милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләре тәкъдим ителгән. 

Алар анда үз социаль проектларын тәкъдим иткән. Билгеле булганча, әлеге проект РФ Президенты грантлары конкурсында җиңгән. Проект яшьләрне милли мәдәнияткә тарту һәм милләтара мөнәсәбәтләрне саклау буенча актив эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Институт һәм башкорт автономиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү бар һәм уртак этномәдәни проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100