news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Төрки халыклар көне узды

Чара барлык кунакларга төрки халыкларның үзенчәлеген, шулай ук мәдәниятләренең ни дәрәҗәдә үрелеп баруын, бер-берсенә охшашлыгын күрсәтте.

Санкт-Петербургта Төрки халыклар көне узды
Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Төрки халыклар көне узды.

Бу чара барлык кунакларга төрки халыкларның үзенчәлеген, шулай ук мәдәниятләренең ни дәрәҗәдә үрелеп баруын, бер-берсенә охшашлыгын күрсәтте. Болар барысы да презентацияләр калейдоскобында, фольклор чыгышларында дәлилләнде. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталында хәбәр ителә.

Чарага Санкт-Петербургның Милләтләр йорты, «Файда», «Нева Ак калфагы» татар иҗтимагый оешмалары, татар рәссамнары, башкортлар корылтае, Чуваш автономиясе, Тува, Казахстан һәм Азәрбайҗан якташлык җәмгыятьләре чакырылган иде.

Башта бәйрәм кунаклары халык һөнәрләренең, декоратив — гамәли сәнгатьнең уникаль эшләнмәләре даими күргәзмә экспозициясе, бурят-монгол каллиграфиясе һәм төрки халыкларның көнкүреше, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре буенча мастер-класслар белән танышты.

Гореф - гадәтләр һәм йолалар милли бизәкле костюмнардан чыгыш ясаган биючеләр осталыгында чагылды, музыкантлар ата-бабаларыбыздан калган музыка уен коралларында уйнады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100