news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аделаидада Нәүрүз фестивале оештырганнар

Өч көн дәвамында бәйрәмгә җиде йөздән артык кеше катнашкан.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). 18-20 март көннәрендә Аделаидада Үзәк Азия җәмгыяте (Central Asian Society of Adelaide – CASA) Аделаида университеты берлеге финанс ярдәме һәм Австралиядәге татар-башкорт Ассоциациясе, Тангритах (Australian Tangritah Uyghur Women Association – AUTWA) уйгыр хатын-кызлары ассоциациясе белән берлектә Нәүрүз фестивален оештырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм кунакларын милли ризыклар: пылау, лагман, шашлык, сумса, үзбәк корты, татар чәк-чәге һәм башка тәм-томнар белән сыйлаганнар, диелә хәбәрдә.

Аделаида университеты паркына Нәүрүз бәйрәменә килүчеләр матур традицион костюмнар, милли савыт-саба күргәзмәләрен караган, төрки авторларның сәнгать әсәрләре һәм тарихи әдәбияты белән танышкан. 

Нәүрүз бәйрәмен үткәрүнең максаты - Аделаида халкы арасында төрки мәдәниятен һәм тарихын популярлаштыру, шулай ук Үзәк Азия, татар һәм уйгур җәмгыятьләренә Яңа елны бергә каршылау мөмкинлеге бирү булган. Өч көн дәвамында бәйрәмгә җиде йөздән артык кеше катнашкан.

Нәүрүз фестивален оештыруда Австралиянең татар-башкорт Ассоциациясе секретаре Диләрә Вәлиева, Аделаидадагы Үзәк Азия җәмгыятенә нигез салучы Әлфинур Шәрәфиева нык тырышлык күрсәткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100