Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы районы Урыссу балалары «Карга боткасы» бәйрәмендә катнашкан
Балалар бәйрәмнең тарихы белән танышты.
(Ютазы, 28 март, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районының Урыссу бистәсенең 2 нче мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмасында татар халкының иң популяр бәйрәмнәренең берсе булган «Карга боткасы» бәйрәмен уздырганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Икенче өлкән төркемдә тәрбияләнә торган малайлар һәм кызлар һәр язны, күчмә кошлар килгәндә үткәрелә торган күңелле бәйрәмнең эчтәлеге һәм тарихы турында тыңлаганнан соң, алар кызыклы уеннарда катнашты, халык биюләрен башкарды.
Ахырда, бәйрәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен генә уздырылса да, карга боткасы белән башка төркем нәниләре дә сыйланды. Балаларга мондый күңелле бәйрәмне татар теленә өйрәтүче тәрбияче Ләйсән Солтанова һәм музыка җитәкчесе Резеда Гәрәева оештырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз