news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен кайнар элемтә эшли

Бердәм колл-үзәк һәм консультация пунктлары эшчәнлеге кайнар элемтә телефоннарына өч көн эчендә 411 кеше шалтыраткан.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстанда ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр өчен кайнар элемтә үз эшен дәвам итә. Ул яңа типтагы Covid-19 коронавирус инфекциясен профилактикалау белән бәйле рәвештә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә булдырылган. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшьтәге татарстанлыларга азык-төлек һәм дару препаратлары белән тәэмин итүне оештыруда булыша.

Үзәк хезмәткәрләре волонтерлар ярдәмендә 65 яшьтән өлкәннәргә өйләренә азык-төлек һәм дарулар китерә. Алар үзләре дә мөрәҗәгать булганда өйгә бара. Кирәк булганда, эшкә күчмә мобиль бригада вәкилләре дә кушыла.

Социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең контакт телефоннары исемлеге Татарстан Хезмәт министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Моннан тыш, өлкән яшьтәге кешеләр социаль ярдәм сорап ТР Хезмәт министрлыгының кайнар линиясенә (8 (843) 598-35-98) мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук республикада Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының кайнар линиясе ачылды: 8 (800) 200-34-11 һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәге: 8 (843) 238-10-00.

Бердәм колл-үзәк һәм консультация пунктлары эшенең өч көне эчендә генә дә Татарстанда яшәүче 411 кеше кайнар линия телефоннарына шалтыратты, диделәр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100